20-22 июнь көннәрендә Казанда робототехника буенча олимпиада узачак

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Робототехника буенча россиякүләм олимпиада ((World Robot Olympiad – WRO) Дөньякүләм олимпиаданың бер этабы булып тора. 2014 елда олимпиада беренче тапкыр Мәскәүдә узмый.

Олимпиаданы WROның милли операторы – Иннополис Университеты оештыра. Олимпиада РФ мәгәриф министрлыгы, Рф массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

wro2014.ru сайтында 35 регионнан 250 команда теркәлгән. Ярышларда 1 мең робототехник катнашачак. Аларның яше 6дан 20гә кадәр. Олимпиадага теркәлү 2014 елның 9 июненә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International