Петербургта узган икътисади форумда Роман Шәйхетдинов “Сколково” фондының Президенты советнигы Пекка Вильякайнер сорауларына Татарстандагы IT-өлкә үсеше турында сөйләде.
Бүгенге көндәге IT-өлкә – респубилкада иң зур игътибар бирелә торганнарның берсе. Бер айдан соң Татарстанда робототехника буенча олимпиада уза, 2016 елда программалаштыру буенча олимпиада уздырылачак, Иннополис Университетының STEM программасы буенча 800дән артык катнашучы укый.
Моннан тыш Татарстанда “Сколково” чаралары белән охшаш «StartUp Сабантуй» чарасы үткәрелә. Чара 10лап шәһәрдә узды. 600дән артык гаризә, 400 сайлап алу, 250 уңышлы кейс. Бүгенге көндә ИТ-паркта 2,5 мең эш урыны, ИТ өлкәсендә 5 мең.
1 сентябрьдән Татарстанда ИТ-класслар эшли башлаячак. IT-лагерьләр үз эшен алып бара.