Яшел Үзән шәһәренең бар мәктәпләрендә дә “Электрон Татарстан” инфоматлары куелды

2014 елның 16 мае, җомга

“Мәктәп картасы” пилот проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә “Электрон Татарстан” информатлары урнаштырылды. Инфоматлар ярдәмендә “Мәктәп картасы” балансын тутырып, төрле электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр белән кулланып була.

 Исегезгә төшерәбез, яшел Үзән районында “Мәктәп картасы” пилот проект буларак тормыш ка ашырыла.

 Башлангыч сыйныфлар өчен “Мәктәп картасы” PayPass микрочибы белән браслет формасында, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен – PayPass микрочибы белән түләнелгән карта формасында булачак.

 Ул уку йортына электрон үткәрү кәгазе, банк хисабы аша (шул исәптән ашханәдә дә) түләү, шулай ук җәмәгать транспортында йөргәнгә түләү өчен транспорт картасын үзендә берләштергән. Карта белән бәйле эшләр турында тиз арада мәгълүмат алу өчен, әти-әниләргә “АК БАРС” Банкның “СМС-инфо” хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International