Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. да катнашты.
Глобаль шейперлар (лидерлар) бергәлеге – яшь лидерларны глобаль процессларга һәм уртак инициативаларга җәлеп итү өчен халыкара платформа. Бүген бергәлеккә бөтен дөньядан 3 меңнән артык яшь лидерлар җәлеп ителгән. Ул Бөтендөнья икътисади форумы программасына яшь лидерларны дөньяви элита вәкилләре белән аралаштыру максатыннан кертелгән.
Бүген очрашуда ТР Президенты республика тормышына һәм аның үсешенең төрле юнәлешләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашучыларның берсе Татарстан идарәчеләр командасының уңышлы эш алып бару сере белән кызыксынды. “Команда формалашканда фикердәшләр һәм профессионаллар булырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, идарәче булганчы, кешеләр үзләрен төрле юнәлештә сынап карарга тиеш.
“Белем – ул яхшы, әмма тәҗрибә кирәк. Әгәр син практик эшчәнлектә билгеле юл узгансың икән, болар барысы да киләчәктә булыша”, - диде ТР Президенты.
Ул яшьләргә үз алларына югары җитәкчелек вазыйфасын биләү максаты куймаска киңәш итте. “Мин беркайчан да президент булам дип уйламадым, хәтта теләгем дә юк иде. Бары тик үз эшеңне яхшы башкарырга, профессионал булырга һәм үзеңне күрсәтергә кирәк. Әле яшь булганда яхшы белем алу, элемтәләр булдыру һәм тәҗрибә туплау бик мөһим. Аларны сатып алып булмый, бу юлны узарга кирәк”, - диде ТР Президенты.