Бүген Казанда 12нче “Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләр укыту” россиякүләм конференциясе ачылды.
Конференция Казан Федераль Университетының Мәгълүмати технологияләр һәм Мәгълүмати системалар Югары мәктәбе ТР Хөкүмәте, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, Казан әлеге конференция өчен дөрес урын. Татарстан – Россия Федерациянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң алдынгы регионы.
Республикада ИТ-өлкә үстерүгә мөһим урын бирелә. ИТ-белгечләр әзерләү мәктәптән үк башлана.
2012 елның 1 сентябрендә Казан ИТ-лицей-интернат ачыла. Казан Федераль Университетында Мәгълүмати технологияләр һәм Мәгълүмати системалар Югары мәктәбе эшли.
Узган елны Иннополис Университеты үз эшен башлады.
Республикада мәктәп укучыларын һәм студентлары өчен ИТ өлкәсе белән чаралар еш оештырыла: Intel мәктәпләре, мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган IT-стартаплар бәйгесе «Junior Startup», IT-стартапов республикакүләм фестивале «IT-Jump», республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе һәм башкалар.
Роман Шәйхетдинов конференциядә катнашучыларга уңышлар теләп, аларны Иннополиска чакырды.