Иртәгә Казанга эш сәфәре белән РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килә

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Иртәгә Казанга эш сәфәре белән ТР сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килә. Программага кертелгән чараларның иң әһәмиятлесе Россиянең борынгы саналган медицина вузы - Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгын билгеләп үтү белән бәйле. Иртәгә, 14 нче майда, КДМУның юбилеена багышланган чаралар узачак. Вероника Скворцованың эш сәфәре кысаларында шулай ук Республика кан үзәге ачылышында катнашуы, “Азино” балалар сырхауханәсенә баруы ниятләнә. 

12-15 май көннәрендә әлеге датага багышланган төп бәйрәм чаралары узачак. 12-13 майда академик укулары оештырыла, алар бүген Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә республиканың алдынгы табиблары катнашында йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау проблемалары буенча “түгәрәк өстәл” утырышы белән ачыла.

13 нче майда университет аудиторияләрендә һәм клиника базаларында табиблар һәм студентлар өчен лекцияләр белән Россия академиклары, танылган галимнәр, исемнәре дөнья күләмендә билгеле табиблар чыгыш ясаячак. 

КДМУның юбилеен бәйрәм итүдә Россиянең барлык медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары катнашачак.

Иртәгә, 14 нче май сәгать 10 да, Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы һәм КДМУның Гыйльми советының уртак утырышы үтәчәк. 13 сәгать 30 минутта РФ сәламәтлек саклау министры В. Скворцова катнашында РФ медицина һәм фармацевтика вузлары ректорлары советы утырышы була.
15 сәгатьтә исә Зур Концертлар залында В. Сковорцова һәм ТР җитәкчелеге катнашында КДМУның 200 еллыгына банышланган тантана узачак.

Бәйрәм КДМУ студентлары һәм мөгаллимнәренең традицион митингы белән төгәлләнәчәк. Соңгысы Ирек мәйданында 16 сәгать 30 минутта башлана.

15 нче майда КДМУның Гыйльми Совет залында Бөекбритания, Франция, АКШ, Алмания, Төркия, Чехия, Казакъстан галимнәре катнашында “Медицина белеме: XXI гасыр буыны сайлаган юл” халыкара уку-методик конференциясе үз эшен башлап җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International