«112» экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына апрельдә 129 мең шалтыру килгән

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Әлеге елның апрелендә “112” экстрен-оператив хезмәтләр номерына Татарстанда 129 293 мөрәҗәгать килгән.

Экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгатьнең 28% юл-транспорт хәлләре һәм җәмәгать тәртибен бозу белән бәйле, 26% - сәламәтлек начарлану белән бәйле.

Узган айда 36 меңнән артык вакыйгалар карточкалары ачылган. Операторның җавабын көтү вакыты 14 секунд тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International