Uslugi.tatarstan.ru Порталы аша мартта 2 млннан артык электрон хезмәт күрсәтелгән

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

ТР дәүләт хезмәтләре Порталы аша март аенда 2,3 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән. Чагыштыру өчен, 2013 елның мартында әлеге күрсәткеч 2 млн тәшкил иткән.

Барлыгы ТР дәүләт хезмәтләр Порталы, информатлар һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша узган айда 228,3 млн сумга 195 мең түләү башкарылган. Түләүләр суммасы бер ел эчендә икеләтә үскән – узган елның мартында 108 млн сум булган.

Узгай ай белән чагыштырганда электрон запрослар, гаризәләр һәм чиратка язылулар саны арткан. Порталда керүләр саны 1,7 млнга җиткән. Уникаль кулланучылар саны 661,6 мең тәшкил итә. Туры трафик 33,4%кә кадәр җиткән, узган елның мартында 19,5% тәшкил иткән.

Март ахырына ТР дәүләт хезмәтләр Порталында шәхси кабинетлар саны 950 меңгә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International