Кичә Мәскәү шәһәрендә Интернет белән идарә итү буенча бишенче россия форумы( RIGF-2014), узды. Форумда “Татарстан Республикасы мәгълүмәти технологияләр үзәге” генераль директоры Алмаз Вәлиуллин дә катнашты. Яңа доменннар тәкъдим итү кысаларында ул .tatar домены турында сөйләде. Доменны бу елны тормышка ашырырга телиләр.
Интернет белән идарә итү россия форумы бу елны бишенче тапкыр үткәрелә һәм дәүләт, бизнес һәм граждан җәмгыять вәкилләре белән диалогка урын булып тора.
2014 ел форумының төп темасы – төрле илләрнең интернет белән идарә итүдә дәүләт сәясәте турында иде. Игътибар үзәгендә әлеге өлкәдә яңа вакыйгалар һәм яңа тенденцияләр иде. Бу темаларга сөйләшүгә – өлкә вәкилләре, дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре чакырылган иде.