Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына баланы балалар бакчасына чиратка яздыру буенча 1,2 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Иң популяр мөрәҗәгатьләр җибәрелгән гаризәнең статусы белән бәйле (771 гаризә). Шулай ук, чираттагы күчешләр белән бәйле 128 мөрәҗәгатьләр, зарланулар һәм тәкъдимнәр белән 123 мөрәҗәгать, алдан сайланган балалар бакчасын алыштыру белән 79 мөрәҗәгать килгән.
Ел башыннан бирле Татарстан буенча 19 меңнән артык гариза бирелгән, шуларның Портал аша – 11,5 мең.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәге хезмәткәрләре көн саен гражданнарга баланы балалар бакчасына чиратка язу, гаризәнең статуслары алышыну турында консультацион хезмәтләр күрсәтләр.
Гражданнарның язма мөрәҗәгатьлрәен эшкәртү нәтиҗәсендә, күпчелек мөрәҗәгатьләр гражданнарның гаризә биргәндә игътибарсызлыгы белән бәйле икән. Мисал өчен, гаризә җибәргәндә баланың туу турында таныклыгының “серия” һәм “номеры” урынында үзләренең паспорт мәгълүматларын күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, гражданнарга районның мәгариф бүлегенә документларны раслар өчен мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Гаризә биргәндә төрле хаталар барлыкка килмәсен өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәгенә 843) 5-114-115 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.