РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Татарстан коллегалары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров белән бергә кичә Казан ИТ-паркында булды. Д.Ливанов өчен технопарк буйлап экскурсияне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов уздырды.
Экскурсия барышында Дмитрий Ливановка Иннополис Университеты, ИТИС Югары мәктәбе һәм КФУ каршындагы ИТ-лицей турында сөйләделәр. Роман Шәйхетдинов ИТ-кадрларны әзерләүнең нәтиҗәле системасын коруның, мәктәп укучыларын тармакка җәлеп итүнең һәм программалаштыру буенча олимпиадалар һәм ярышлар уздыруның мөһимлеген ассызыклады.
Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы җитәкчесе Ярослав Швецов министрга бизнес-инкубаторлаштыру системасы, яшь белгечләрнең уңышлы проектлары һәм хәзерге резидентлар турында сөйләде.
Дмитрий Ливановка бизнес-инкубаторның яңа проектларының берсен – “Микрочасти” стартапын күрсәттеләр. Бу - балалар өчен “Марабака” порталы буенча таныш Андрей Матвеев проекты.
“Микрочасти” – 8 яшьтән өлкән балалар өчен электрон конструктор. “Микрочасти” укыту процессында электр чылбырлары, датчик һәм механизмнарның эшен аңлату өчен кулланыла ала.
Федераль министрга иң беренче чыккан прототипны бүләк иттеләр.
Роман Шәйхетдинов федераль министрга электрон дәүләт хезмәтләре һәм электрон документ әйләнеше системалары турында сөйләде. Дмитрий Ливановның ИТ-паркка сәфәренең төп максаты дип, мөгаен, “ТРда электрон мәгариф” мәгълүмат системасы белән танышуны атап буладыр. Бу системада бүген 900 меңнән артык кулланучы эшли.
Татарстанның һәр укучысы беренче сыйныфка укырга кергәндә edu.tatar.ru порталында шәхси кабинеттан логин һәм пароль ала. Татарстан мәктәпләренең 100 проценты электрон журналлар белән эшли.
Татарстанда һәр укытучыда шәхси ноутбук бар, аларга системада эшләү кыенлык тудырмый, дип билгеләде Р.Шәйхетдинов.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |