3,5 мең татарстанлы универсаль электрон карта алуга гаризә биргән

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2013 елның 1 гыйнвареннән бирле “Универсаль электрон карта” проекты тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә УЭК чыгаруга 3,5 мең гариза кабул ителгән, шуларның 2 меңнән артыгы тапшырылган.

Универсаль электрон карта муниципаль, дәүләт һәм коммерцияле хезмәтләр алуга иминле инструмент. Ул үз эченә паспорт мәгълүматларын, СНИЛС, медицина страхованиесе полисы, банк кушымтасы (“Сбербанк”, “Ак Барс банк”) һәм электрон-цифралы култамга кертә.

Моннан тыш картага региональ транспорт кушымтасын яздыру гражданнарга җәмәгать транспортында бару өчен түләү мөмкинлеген бирә.

УЭК бирү ирекле рәвештә 2014 елның 31 декабренә кадәр башкарыла. Аннары кире кагу турында гариза биргән гражданнардан тыш, 2015 елның 1 гыйнвареннән бар гражданнар да УЭК белән тәэмин ителәчәк.

УЭК алуга гаризәне Татарстан Республикасы буенча 9 пункта тапшырып була. Тулырак мәгълүмат өчен: http://digital.tatarstan.ru/rus/yek.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International