26 март ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасында инклюзив мәгариф сораулары буенча киңәшмә узачак.
Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасының депутаты Александр Сидякин да катнашачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгың кызыксынулары ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова яктырта.
Инклюзив мәгариф (фр. inclusif-үз эченә алучы) — мәгариф бар кеше өчен дә ачык дигщн идеяне яктыртучы гомуми мәгариф үсеше процессы.
Инклюзив мәгариф принциплары:
· Кешенең кадере аның мөмкинлекләреннән һәм ирешкән уңышларыннан тормый;
· Һәр кеше хис итәргә һәм уйларга тудырылган;
· Һәр кеше аралашуга хокуклы;
· Бар кешеләр дә бер берсе өчен кирәк;
Бар кешеләргә дә яшьтәрләре белән дуслык кирәк.