«Халык контроле» системасы кулланучыларының иң популяр зарланулары

2014 елның 14 марты, җомга

Узган атнада Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы контак-үзәге вәкилләре “Халы контроле” системасына килеп ирешкән 453 гаризә һәм 1 меңнән артык комментарий эшкәрткән. Рейтингта популяр позицияләр “Юл хәрәкәтен оештыру” һәм “Территорияләрне төзекләндерү” буенча.

Гражданнарның зур игътибары сату кагыйдәләрен бозу борчый башлаган: законнан тыш алкоголь, табак, куллану вакыты чыкканкан продуктлар сатуга зарланулары арткан.

“Поликлиникалар һәм больницалар” категориясендә дә гаризәләр күбәя. Шулай ук татарстанлыларны йортлар түбәләрендә эленеп торган бозлар борчый.

Урам җуйлап хуҗасыз йөргән этләр мәсьәләсе буенча да “Халык контроле” системасын гаризәләр килеп ирешә.

2014 елның 1 гыйнвареннән 13 мартына кадәр “Халык контроле” системасына 4 меңләп гаризә килеп ирешкән, шуларың 3,6 мең гаризәсе систмада бастырылган. “Гаризә каралган” статусы 1,6 мең гаризәгә бирелгән, 1 меңе – “планлаштырылган”, 369 гаризәгә “мотивлаштырылган кире кагу” статусы бирелгән.

Мәгълүмат

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы белән кулланганда барлыкка килгән сораулар буенча гражданнар контакт-үзәккә 8 (843) 5-114-115 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук, мөрәҗәгатьләр киләсе ысуллар буенча җиткереп була:

-       Твиттер социаль челтәре (аккаунт @eTatarstan);

-       Электрон почта uslugi@tatar.ru;

-       Порталның яңартылган мөрәҗәгатьләр кабул итү формасы аша https://uslugi.tatarstan.ru/feedback/form.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International