Казанда хатын-кызларны программалаштыруга өйрәтүче - Rails Girls Kazan -2014 тренингы узачак

2014 елның 14 марты, җомга

Rails Girls Казанда 2014 елның 15-16 март көннәрендә узачак. Әйтергә кирәк, әлеге чара Россиядә беренче тапкыр үткәрелә.

Чара Казан ИТ-паркында узачак. Чараны оештыручылар булып, казан ИТ-паркы бизнес-инкубаторы резиденты Headmade һәм «Навигатор-кампус» технопаркы чыгыш ясаячак.

Чарада катнашучыларны сәламләү сүзләрне белән Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясаячак.

Rails Girls – коммерцияле булмаган чара. Оештыручылар катнашучылар акча алмыйлар һәм тренерларга да акча түләмиләр.

Чарада катнашучылар программалаштыру өлкәсендә белемнәре булмаса да катнаша ала. Яшь буенча да чикләүләр юк. Аларга бары тик ноутбук һәм теләк кирәк.

Үткәрү урыны: Казан ИТ-паркы (Петербург урамы, 52), төп конференц-зал.

Башлана 10:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International