ИТ-парк Бөтендөнья Технопарклар Ассоциациясе әгъзасы булды

2014 елның 14 марты, җомга

ИТ-парк Бөтендөнья Технопарклар Ассоциациясе(International Association of Science Parks and Areas of Innovation) әгъзасы булды. Әлеге Ассоциациянең төп миссиясе – дөнья буенча технопарклар һәм инновацион үзәкләрне берләштерү. Әлеге вакытта ассоциясегә 69 илдән 270 әгъза һәм 128 000нән артык компанияләр керә. Алаар арасында Mjärdevi Science Park технопаркы (Швеция), The Research Triangle Park технопаркы (АКШ), TusPark (Кытай), Сколково Технопаркы (Россия) һәм башкалар.

IASP Ассоциясе әгъзаләренә технопарклар, инновацион үзәкләр, инкубаторлар белән идарә итү буенча мәгълүматлар белән тәэмин итә.

Моннан тыш IASP катнашучы технопаркларның имиджы арта. Ассоциация үз технопаркларының үсеш эволюцисен күзәтеп барачак. Технопаркның ассоцияциягә кушылганнан аның резидентлары да отыш ала. Алар үз эшчәнлекләре һәм проектлары турында бөтен ил буенча сөйли алачак.

Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев Бөтендөнья Технопарклар Ассоцияциянең керүгә комментарийлар бирә: “Беренче чиратта, безнең резидентлар отыш алыр дип уйлыйбыз.Бүгенге мәгълүмати технологияләргә үсешендә чит ил партнерлар белән хезмәттәшлек итү мөһим. Минемчә, IASPгә керү бизнес-инкубатор резидентларына зур этәргеч бирәчәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International