Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru теркәлгән кулланучылар хөкүмәт дәүләт органнарысатып лауларына тәэсир итә ала.
2014 елның башында ТР Дәүләт хезмәтләр Порталында “Халык экспертизасы” мәйданы булдырылды. Биредә дәүләт закупкалары буенча фикер алышу һәм товар (хезмәт, эш) сатып алуга заказлар урнаштыру план-графигы белән танышып була.
Фикер алышуга 4 пилот министрлык һәм бер муниципаль мәгариф чыгарылган:
1. Татарстан Республикасы юстицияләр министрылыгы;
2. Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы;
3. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы;
4. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы;
5. Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Кама Полянасы бистәсе.
Җәмгыяти фикер алышу 20 позиция буенча билгеләнә. Порталда шәхси кабинетлары булган гражданнар план-графиктагы һәрбер позициягә үңай яки тискәре билге буеп, үз билгесенә комментарий яза ала.
Тавыш бирү “бер кеше – бер тавыш” принцибы буенча билгеләнә.
Порталда урнаштырылган план-графикта ТР Юстицияләр министрылыгы хезмәтләре популяр булып тора. Иң популяр позиция - «SvetoCopy кәгазе яки эквивалент». Берсе 144 сумнан 5500 пачка сатып алыпрга планлаштырыла. Шулай итеп 792 000 сум акча исраф ителәчәк. Әлеге позициягә 26 билге куелган, шуларны 4 – уңай.18 тискәре билгеләр арасында “Югары бәя”, “нигезләнмәгән сатып алу” дигәнн комментарийләр бар.
Икенче урында -- « Panasonic CS/CU-YW12MKD кондиционерлары яки эквивалент» закупкасы. Берсе 23 850 сумнан 37 кондиционер алырга планлаштырыла.Уңай җаваны – 6 гражданин, тискәре җавапны – 13 гражданин биргән.
Дәүләт заказлары советы позицияләрне уңай билгеләсә ул “Архивка җибәрелгән” статусына күчәчәк. Эксперт билге тискәре булса, “Заказчик фикере” статусы куелачак.
“Халвк экспертизасы” мәйданы Татарстан Республикасы дәүләт сатып алулар идарәсе белән контрольдә тотыла.