Бүген Казан ИТ-паркында технология эшмәкәрлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча гомумроссия программасы - Russian Startup Tour үсеш институтлары роуд-шоуының икенче эатбы уза. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, “Сколково” фонды идарәсе рәисе Андрей Буренин, “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен катнашты.
Билгеләп үтик: Russian Startup Tour үсеш институтлары роуд-шоуы илнең 27 шәһәрендә 20 нче гыйнвардан алып, 27 нче апрельгә кадәр уза. Аны оештыручылар – “Сколково” фонды, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, РВК һәм “Роснано”.
Russian Startup Tour максатлары – югары технологияле базарда ихтыяҗ булган перспектив инновацион проектлар табу, төбәкләрдә инновацион эшмәкәрлек үсешенә яңа стимул бирү, яшь уйлап табучыларга аларның проектларын тормышка ашыру стратегияләрен формалаштырырга ярдәм итү, эшмәкәрләр җәмгыятен формалаштырырга, уңышлы стартап-командалар булдыруга башлангыч бирү.
ИТ-паркта җыелганнарны сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге чара ТРда инде икенче тапкыр уздырыла – үткән елда ул Яр Чаллыда булган. Республика башлыгы сүзләренчә, “бу яшь кешеләр: студентлар, галимнәр, эшмәкәрләр - үзләрен тормышка ашыра алырлык тирәлек булдыру өчен бик яхшы форма, һәм бу эштә “Сколково” локомотив булып тора”. Рөстәм Миңнеханов “Сколково”ның якын арада дөньяда лаеклы урын алачагына өметен белдерде.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Russian Startup Tour мастер-класслар уздыру һәм венчур компанияләре вәкилләре һәм башка белгечләр белән турыдан-туры аралашу өчен, мөмкинлек бирә.
“ИТ-бизнесны алып барырга була һәм кирәк, уңыш тарихлары, финанслау алу мөмкинлекләре күп”, - дип ассызыклады М.Шмулевич.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич әйтеп үткәнчә, бүгенге чара үзара тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашырга мөмкинлек бирә. Ул билгеләп үткәнчә, бизнеста иң мөһиме – акча, һәм Россиядә быелдан ИТ-компанияләр өчен бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булдырылган.
Казанда Russian Startup Tour кысаларында эш – үзенчәлекле, дип ассызыклады РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов. “Бу “Сколково” гамәлгә куя торган проект үсеше өчен көчле ресурс”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Россиянең әйдәп баручы инновацион мәйданчыгы. Ул, шулай ук Татарстанда профессиональ җитәкчелек командасы булуын да билгеләп үтте.
РФ финанслар министры урынбасары, идея туу белән аны гамәлгә ашыру тизлегенә игътибарны юнәлтте, бу республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлегенә уңай йогынты ясый. “Әлегә илдә беркем дә идеяләрне креатив, сыйфатлы һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыра белми”, - дип ассызыклады ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казанда Russian Startup Tour кысаларында, ИТ өлкәсендә 15 проект тәкъдим ителде, дип сөйләде. “Алар кызыклы проектлар. Минем карашка, аларның яртысыннан күбесе инвесторлар өчен кызыклы була ала”, - дип ассызыклады Р.Шәйхетдинов.
Барлык тур нәтиҗәләре буенча 2-3 июньдә Санкт-Петербургта узачак Russian Startup Village чарасына җиңүчеләр чакырылачак. Бүген кич экспертларны кызыксындырган проектлар белдереләчәк һәм аларның авторлары Russian Startup Village чарасына грантлар алу өчен чакырылачак.
Шул ук вакытта инвестор-компанияләр, проектлар кызыксындарган очракта, эшмәкәрләр белән эшли башлаячак, мөстәкыйль хәл итә алмаган проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Мисал өчен, юридик ярдәм күрсәтергә мөмкиннәр.