Бу турыда бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.
Роман Шәйхетдинов үз чыгышында әлеге тармакка хас булган 6 проблеманы билгеләп үтте. Аның беренчесе почта элемтә бүлекләрендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйле. Министр сүзләренә караганда, бу юнәлештәге эшне күзәтеп тору өчен, министрлыкта махсус комиссия төзелгән. Почта хезмәтенә карата булган дәгъваларны ТР Хөкүмәте порталындагы “Халык контроле”нә дә җиткерергә була. 2013 елның беренче яртыеллыгында 31, икенче яртыеллыгында 24 мөрәҗәгать кергән.
Икенче проблема - почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакын Татарстан Республикасында икътисад тармагы буенча уртача эш хакы дәрәҗәсенә җиткерү. Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, элемтә өлкәсендәге эш хакы, 2012 ел белән чагыштырганда, 17 процентка арткан һәм 14 мең сумнан артып киткән. Хезмәт хакы арту үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәткән: хәзер почта бүлекләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш 97 процент тәшкил итә. Хезмәткәрләрнең уртача яше 41 яшь тирәсендә тирбәлә.
Халыкның ризасызлыгын тудырган тагын бер мәсьәлә почта бүлекләрендәге чират белән бәйле. Эш шунда: моңа кадәр почта бүлекләрендә юридик затларга да, физик затларга да бер урында хезмәт күрсәтелгән, чират бер булган. Хәзер исә аларга аерым хезмәт күрсәтелә, корпоратив клиентлар өчен аерым тәрәзәчекләр эшли. Халык күп йөри торган почта бүлекчәләре кичке сәгать тугызга кадәр эшли башлаган. Кремль урамы, 8 адресы буенча урнашкан почта бүлекчәсендә электрон чират системасы гамәлгә ашырыла. Шунда ук корпоратив клиентлар өчен аерым хезмәт күрсәтү урыны булдырылган.
2013 елда республикада моңарчы булган һәм күчеп йөри торган 19 почта элемтәсе бүлекчәләренә тагын 4әү өстәлгән. Өстәмә рәвештә, 21 торак пунктка хезмәт күрсәтелә башлаган. Казанда “Модная семья” һәм Яр Чаллыда “Апельсин” сәүдә үзәкләрендә почтомамтлар урнаштырылган. Кайбер почта элемтәсе бүлекчәләрендә товарлар һәм почта хезмәтләре өчен карталар ярдәмендә түләү буенча проект эшләтеп җибәрелгән.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр турында инде өченче тапкыр сөйләшү алып барыла. Әмма, шулай да, нәтиҗәсе бар дип саный депутат. Шул ук вакытта ул почта хезмәтендә файдаланыла торган электрон хезмәтләрнең ышанычлы ук булмавын да белдерә.