6 февральдә Казанда Russian Startup Tour гомумроссия программасының 2 этабы узачак

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

6 февральдә Казанда Russian Startup Tour технологик эшкуарлык гомумроссия программасының 2 этабы узачак. Әлеге чара кысаларында Россиянең инновацияләр һәм венчур инвестицияләр базарының авторитет экспертлары һәм Татарстан Республикасы инновацион проектлар авторлары очрашачак. Казандагы Russian Startup Tour чарасын Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының урынбасары Марк Шмулевич, Россия Федерациясенең финанслар министры Андрей Иванов, «Сколково» Фонды президентының советнигы Пекка Вильякайнен, «Сколково» Фондының Идарә рәисе Андрей Буренин катнашачак.

Russian Startup Tour чарасы кысаларында очрашулар 2014 елның 20 гыйнвареннән 27 апреленә кадәр 27 Россия шәһәрләрендә – Владивостоктан Санкт-Петербургка кадәр – узачак. Чараны оештыручылар: “Сколково” Фонды, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык («Росмолодежь»), РВК, РОСНАНО (Инфраструктура белем алу программалары фонды).

 Russian Startup Tour чрасының максатлары – перспектив инновацон проектлар табу, инновацион эшкуарлыкны арттыру.

Очрашуларда катнашуга инновацион проектлар разработчиклары, стартап-командалар, технологик эшкуарлар, югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары, бизнес-инкубатор һәм технопарклар резидентлары чакырылган.

Очрашу 2014 елның 6 февралендә Югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-парк территориясендә узачак. Чара сәгать10.00, теркәлү сәгать 9.00да башлана.

Контактлар:

Катнашучылар өчен: Тел. 8 800 700 11 92, e-mailrst@startupvillage.ru

ММЧ вәкилләр өчен: Тел. +7 (917) 338 -3747, e-mailpressa.rst2014@gmail.com 

facebook.com/RussianStartupTour
twitter.com/RussianStartup
vk.com/russianstartuptour

Турның бердәм хештегы: #RST14

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International