29 гыйнварда РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында «Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эшчәнлегенең 2013 елга нәтиҗәләре һәм 2014 елга планнары» коллегиясе утырышы узды.
Утырыш Татарстанның барлык муниципаль мәгариф башлыклары катнашы белән видеоконференция режимында барды. Видеокнференция «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы сайтында барды.
Чараны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты.
Ул мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Үз докладында министр төрле саннар китереп, татарстанлыларның яшәү рәвешен яхшыртучы мөһим проектлар турында сөйләде.
2013 елда мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең вал кереме 46,6 млрд сум тәшкил итте, узган ел белән чагыршырганда күрсәткеч 6 % күбрәк. Тармак оешмаларының капитал кертемнәре 5, 3 млрд сум тәшкил итте. РФ һәм ТР бюджетына 5,8 млрд сум акча кертелгән. Тармакта эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2013 елда - 28, 3 мең сум, әлеге күрсәткеч 2012 ел белән чагыштырганда 8% ка күбрәк.
Татарстан өчен мөһим вакыйгаларның берсе – РФ беренче тапкыр 112-Системасын ачу булды.
2013 елда Россия картасында яңа урын Иннополис барлыкка килде. Иннополис Университетының булачак укытучыларына 720 претендентан сайланып алган 14 кеше хәзерге вакытта Carnegie Mellon Университетында белем ала.
2013 елда татарстанлыларга 25, 7 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 63%ка күбрәк.
Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республикакүләм «IТ-чемпион» бәйгесендә 253 мең укучы катнашты. Укучылар uslugi.tatarstan.ru Порталына 533 мең өлкәннәрне җәлеп иткән, Портал белән кулланучылар саны 40% артты.
«Бәйге электрон хезмәтләр популярлаштыруны арттырды, 2014 елда без әлеге юнәлеште эшне дәвам итәчәкбез», - диде министр..
Бу елны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алдында мөһим эш – электрон хезмәтләр күрсәтү санын 40 млнга җиткерү тора.
«Региональ Порталда gosuslugi.ru сайтында булган федераль сервисларны да кертү кирәк», - дип саный Роман Шәйхетдинов.
Роман Шәйхетдинов мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль өлкәләренең мәгълүматлаштыру турында сөйләде.
Татарстанда Интернет челтәре үтемлеге 71%ка җитте. Бу Россиядә югары күрсәткечләрнең берсе. Россия регионнарда әлеге күрсәткеч уртача 55% тәшкил итә.
Мобиль телефон үтемлеге 170%ка җитте. Актив мобиль элемтә абонентлары 6,5 млнга җитте.
Татарстан территориясендә почта бүлеге үсеше турында “Россия Почтасы” оешмасы генераль директоры Дмитрий Страшнов сөйләде.
ТР Сәламәт саклау министры Гадел Вафин сәламтәлек саклау өлкәсенә кертелә торгән яңа мәгълүмати технологияләр турында сөйләде.
Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов Университет үсеше перспективалары турында сөйләде.
Коллегия утырышы ахырында ТР Министрлар Кабинеты белән “Почта России” ФДУП арасында Татарстан территориясендә Росссия почтасы элемтәсен камилләштерү буенча документ имзаланды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов кул куйган әлеге рәсми кәгазьдә Казан почта логистик үзәге төзү мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү күздә тотыла.