28 декабрьдә Казанның ИТ-паркында «IТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары биреләчәк.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштыу көтелә.
Быел 1 нче мартта башланган һәм 3 этапта үткән конкурста 253 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән эшләргә 320 меңнән артык өлкәнне өйрәткән. 3 этап нәтиҗәсендә, 459 укучы планшет алган.
Исегезгә төшерик, “IT-чемпион” республика конкурсының оештыручылары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурс ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков ярдәме белән уздырыла.