«Макс» милли мессенджерында аккаунтларны тиз алыштыру мөмкинлеге эшли башлады

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

«Макс» мессенджерында эшлекле язышуларны һәм шәхси аралашуларны бер мобиль җайланмада бүләргә теләүчеләр өчен мультиаккаунт функциясен эшләтеп җибәрделәр.

Хәзерге вакытта мультиаккаунт Android тагы смартфоннар кулланучыларына мөмкин. Киләчәктә функцияне десктоп һәм кушымтаның веб-версиясенә өстиләр.

Икенче профильне тоташтыру өчен кулланучыга RuStore кушымталар кибете аша мессенджерны яңарту да җитә. Шуннан соң «Настройки»га керергә, «Профиль өстәргә» пунктын сайларга һәм өстәмә телефон номерын кертергә кирәк. Авторизацияне төгәлләү өчен керүне SMS-хәбәрдән код белән расларга һәм ике факторлы аутентификация паролен кертергә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International