Казанда дәүләт хезмәткәрләрен ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтү дәвам итә

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта дәүләт идарәсенә ясалма фәһемне гамәлгә кертүгә багышланган гамәли интенсивның башлангыч көне ачылды. Яңа цифлы күнекмәләрне Татарстан министрлыгының һәм ведомстволарының 300 бүлек башлыгы үзләштерә. Укулар ТР Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан КФУның Lәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм ИТ-парк Академиясе белән берлектә үткәрелә

Хәзер республикада ясалма фәһем технологияләренә өйрәтүнең икенче агымы башланды. Беренче этапта ЯФ белән эшләү күнекмәләрен Татарстан җитәкчелеге үзләштерде: республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, министрлар, хакимият органнары җитәкчеләре урынбасарлары, Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе, шулай ук муниципалитетларны цифрлы трансформацияләү җитәкчеләре. Хәзер технологияләрне үзләштерүгә ведомствоның бүлек башлыклары кушыла. Параллель рәвештә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта шулай ук Татарстан министрлары урынбасарлары да белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International