Татарстанда телеком-инфраструктураны яңарту дәвам итә: 2026 ел башыннан элемтә операторлары республиканың төрле районнарында 130 яңа станция төзеде һәм 560тан артык база станциясен модернизацияләде.
Инфраструктураны үстерү челтәрнең сыйдырышлылыгын кулланучыларның югары активлыгы аркасында җиһазларга йөкләнеш зур булган урында киңәйтергә мөмкинлек бирде. 2026 ел ахырына кадәр республикада барлыгы 1100 элемтә объектын эшләтеп җибәрү һәм яңарту планлаштырыла. Шуларның 398ен төзиячәкләр, ә 702сенә җиһазлар алыштырылачак. Эшләрнең төп күләме эре шәһәрләрдә тупланган: Казанда — 277, Түбән Камада — 113, Яр Чаллыда - 93 объект эшләячәк. Муниципаль районнар арасында челтәрне яңарту темплары буенча Зеленодольск, Алабуга, Әлмәт һәм Биектау районнары алда бара.
"Татарстанда елдан-ел мобиль интернет кулланучылар саны арта, хәзер алар 4,8 миллионга якын. Челтәргә йөкләнеш акрынлап арта бара, шуңа күрә республикада мобиль элемтәне үстерү буенча планлы эш алып барыла. Без элемтә операторларының бу идеяне хуплаулары һәм база станцияләрен модернизацияләүгә һәм эшләтеп җибәрүгә инвестицияләүләре өчен рәхмәтле. Безнең өчен яшәү урынына карамастан, халыкның якыннары белән элемтәдә калуы мөһим. Бу безнең гражданнарның иминлеген тәэмин итү таләп ителгән заманча шартларда аеруча мөһим", — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев.
Челтәрне каплауны киңәйтү буенча эшләр «Vәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә.