Киләсе ай башыннан ялланган транспортта йөк ташуны теркәүче төп документларны электрон рәвештә рәсмиләштерергә кирәк. Бу хакта Югары Иделнең «Контур» төбәк үзәге директоры Максим Пырьев ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.
Яңа кагыйдәләр логистика базарында катнашучыларның барысына да кагылачак. Кәгазь транспорт накладнойлары, заказ-заявкалар һәм экспедиторлык распискаларын Транспорт министрлыгы боерыклары белән расланган аерым очракларда гына кулланырга мөмкин булачак. Бу ил эчендә ташуларның гомуми күләменең зур булмаган процентын тәшкил итә. Электрон ташу документларына күчү (ЭПД) йөк ташуларны үтә күренмәле итәргә ярдәм итә.