ИТИС КФУ һәм КНИТУ-КАИ «БАРС Груп» белән берлектә ИТ-белгечләр әзерләү өчен программалар эшләделәр

2026 елның 24 августы, дүшәмбе

2026 елның сентябрендә Казанда «БАРС груп» компаниясе экспертлары тарафыннан КФУның ИТИС һәм КНИТУ-КАИ укытучылары белән берлектә эшләнгән бакалавриат программалары буенча студентларның беренче агымын укыту башлана. Укыту планнары тармак үзенчәлекләрен һәм актуаль технологияләрне исәпкә алып төзелгән. Укуның төп үзенчәлеге практикага басым ясау булачак: өлкән курсларда дәресләрнең бер өлеше «БАРС груп» базасында узачак, анда студентлар теоретик белемнәрен реаль бурычларда һәм проектларда куллана алачак.

КФУ ИТИСта «Милли корпоратив платформалар эшләү» профиле кысаларында студентлар виртуальләштерү һәм контейнерлаштыру, кроссплатформалы эшләнмәләр, технологияләр, проект-технологик практикалар, мәгълүматлар базасы һәм башка темаларны өйрәнәләр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International