ИТ-парк резиденты юл-транспорт һәлакәтен тиз арада танып белү өчен видеоаналитика системасын эшләде

2026 елның 19 августы, чәршәмбе

Татарстан ИТ-паркы резиденты «ИНВИАН» компаниясе «Инцидентлар» юлдагы вәзгыятьне интеллектуаль мониторинглау системасын эшләде. Программа-аппарат комплексларын Казанның катлаулы юл киселешләрендә - Горький/Мөштәри һәм Пушкин/Бутлеров урамнарында урнаштырдылар. Система реаль вакыт режимында аварияләрне, җәяүлеләргә бәрелүләрне һәм транспортның озак тукталуларын терки ала, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итү вакытын санаулы минутларга кадәр кыскарта.

2026 елның беренче яртыеллыгында гына да Россиядә зыян күрүчеләр белән 54,3 мең юл-транспорт һәлакәте булган. Бу саннар артында кеше гомере һәм сәламәтлеге тора, шуңа күрә халыкны яклый алырлык Өстәмә кораллар булдыру бик мөһим. "ИНВИАН" компаниясенең эшләнмәсе ашыгыч хезмәтләргә тиз хәбәр итү нәтиҗәсендә юл һәлакәтләренең нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International