«Казан Экспо» ХКҮндә «РОСТКИ Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумының эшлекле программасы дәвам итә. Бүген форум кысаларында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының «Ясалма фәһем: Россия белән Кытай арасындагы күпер» сессиясе узды.
Очрашуның модераторы ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов булды. Ул ЯФ өлкәсендә КХР лидерлыгын ассызыклады һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы белән Шэньчжэнь ясалма фәһем индустриясе ассоциациясенең хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куйганнарын искәртте. Сессия барышында катнашучылар килешү кысаларында уртак технологик проектлар өчен юнәлешләр билгеләделәр.
Шэньчжэнь ясалма фәһем индустриясе ассоциациясенең халыкара мөнәсәбәтләр буенча генераль сәркатибе урынбасары Чжан Чжэхао ассызыклаганча, ясалма фәһем икътисадны трансформацияләү өчен тулы канлы платформага әверелә. ЯФ технологияләре инде КХР гражданнары тормышына тирән үтеп кергән. Мәсәлән, бүген Кытай табиблары ясалма фәһемне 30% очракта диагностика һәм карарлар кабул итү өчен куллана.
Чжан Чжэхао Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең берничә төп юнәлешен билгеләде: сәнәгать ясалма фәһемне, медицина һәм кадрлар әзерләү. Уртак проектлар өчен төп чакырулар сыйфатында ул мәгълүматларның чик буе агымын, стандартларны һәм мәдәни киртәләрне аерып чыгарды, аларны хәл итү өчен мәгълүматлар өлкәсендә ике яклы инфраструктура булдырырга тәкъдим итте.