«РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумында «Бизнесны үстерүнең төп коралы буларак коррупциягә каршы стандартлар» эшлекле сессиясе узды. Катнашучылар үтә күренмәле механизмнарның компанияләргә куркынычларны киметергә ярдәм итүе, дәүләт сатып алуларына һәм халыкара базарларга юл ачуы, шулай ук партнерларның һәм инвесторларның ышанычын ныгытуы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Илья Начвин билгеләп үткәнчә, цифрлы трансформация коррупциягә каршы көрәшергә ярдәм итә. Биредә төп принцип - граждан һәм дәүләт хезмәткәре арасында шәхси элемтәне булдырмау. Хезмәт онлайн рәвештә күрсәтелгәндә, мөрәҗәгать итүче һәм башкаручы очрашмый, ә һәр гамәл системада теркәлә һәм күзәтелә.
Илья Начвин шулай ук республикада коррупциягә каршы төп цифрлы җиһазларның ничек эшләвен аңлатты. Атна саен 3,1 миллионнан артык кеше ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана, анда 450 хезмәт һәм сервис бар. Дәүләт хезмәткәрләре эшендә «ГосПромпт» ЯФ сервисы ярдәм итә, ул автомат рәвештә норматив-хокукый актлардагы каршылыкларны ачыклый һәм конкурс документациясендә коррупция барлыкка килү өчен шартлар тудыручы факторлар таба. Шул ук платформа Дәүләт хезмәтләрендә цифрлы ярдәмче булып тора: ул гражданинга гариза биргәндә җитешсезлекләрне күрсәтә һәм гади тел белән хаталарны ничек төзәтергә икәнен аңлата.
Ташламалар алганда 33 мең пенсионер һәм 16 мең күп балалы гаилә «Макс» мессенджерында цифрлы id куллана, QR-код аша статусны раслый һәм арадашчылардан башка хезмәтләр өчен түли. Моннан тыш, «Макс» мессенджерында халыкка дәүләт хезмәтләре алу өчен кирәкле барлык инфраструктура да бар, мәсәлән, «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» чат-ботында салымнар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм кәрәзле элемтә өчен түләргә мөмкин. «Макс» мессенджерында уңайлы җиһазларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының төп бурычларына җавап бирә. Аның төп максаты - халык өчен аңлаешлы цифрлы сервислар булдыру.
Татарстанның КФҮләре функцияләрне бүлү хисабына коррупция факторын бетерә. Үзәк хезмәткәре катгый регламентлар буенча документлар кабул итә, ә барлык материаллар турыдан-туры җаваплы дәүләт органына тапшырыла, бу процессны шәхессез итә.