ТР Цифрлы үсеш министрлыгында бизнес, транспорт һәм медицина өчен «Госключ» сервисын үстерү турында фикер алыштылар

2026 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстанның компанияләре, эшмәкәрләре һәм вазыйфаи затлары өчен «Госключ» кушымтасында биометрия буенча дистанцион идентификацияләүнең яңа ысулларын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Киләчәктә платформада шулай ук документларны текст формасында күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта «Дельтатех» генераль директоры Рифат Ханнанов ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.

«Госключ» - ул Россия Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән сервис һәм "Мәгълүматлар икътисады" илкүләм проектының төп цифрлы җиһазы. Ул бушлай, куркынычсыз һәм юридик яктан документларны һәм килешүләрне турыдан-туры смартфон яки планшеттан имзаларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International