Җинаятьчеләр интернет-провайдерларның техник ярдәм хезмәткәрләре кыяфәтендә гражданнарга шалтырата башлаган. Мошенниклар кулланучыларга аларның өй интернеты тарифы искергән һәм килешүне яңадан төзергә яки җиһазларны урнаштыру адресын расларга кирәк, дип хәбәр итә.
Шуннан соң мошенниклар кешедән оператор сайтындагы шәхси кабинетка яки «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы хисап язмасына керү мөмкинлеген ача торган СМС-кодны атауны сорый. Игътибар итегез, элемтә операторлары беркайчан да клиентларны верификацияләү өчен СМСтан кодлар сорамый.
Схеманы гамәлгә ашыру өчен җинаятьчеләр гражданнарга массакүләм шалтыратырга яки эзләү системаларында кулланучыларның шикаятьләрен мониторингларга мөмкин. Ялган белгечләр шулай ук Wi-Fi ны оптимальләштерү өчен ялган кушымта урнаштырырга яки читтән торып диагностика үткәрү өчен экран трансляциясе функциясен кертергә тәкъдим итә алалар.
Әгәр кулланучы "кушымта" ны йөкләргә риза булса, аның җайланмасына зарарлы программа эләгә, ул браузердан логин һәм парольләрне ала яки мошенникларга җайланмага читтән торып керү мөмкинлеге бирә.