8 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Фәнни код: җәйге лекцияләр» циклыннан алтынчы ачык лекция була. Фикер алышуның темасы- «Кешелеклелек. Көчле ясалма фәһем чорында кеше нәрсә ул?».
Лекцияне технологик эшмәкәр, Үзбәкстан Үзәк банкы башлыгының ЯФ гамәлгә кертү буенча киңәшчесе Булат Ганиев үткәрәчәк. Тыңлаучылар белән бергә ул ясалма фәһем үсеше кешеләрнең табигатен ничек үзгәртүе һәм кешелекнең чикләре турындагы мәсьәләне кискенләштерүе турындагы төп идеяләрне тикшерәчәк. Без техника фәлсәфәсе тарихына чумачакбыз: антик заманнан алып хәзерге заманга кадәр.
Лекция 18:30да башлана, ә кунакларны инде 17:30да Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның эчке ишегалдында көтәбез. Керү ирекле, әмма теркәлү кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Җәйге лекцияләр кунаклар өчен бушлай, алар «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә.