ТР цифрлар министрлыгы башлыгының Яңа беренче урынбасары итеп Альберт Яковлев билгеләнде. Моңа кадәр ул җиде елга якын министр урынбасары урынын биләгән һәм ИТ-инфраструктура, элемтә һәм мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре белән җитәкчелек иткән.
"Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика җитәкчелегенә һәм Татарстан цифрлы үсеш министры Илья Сергеевич Начвинга зур ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Көчле һәм профессиональ команданың бер өлеше булуыма шатмын", - дип сөйләде Альберт Яковлев.
Альберт Яковлев ИТ-өлкәгә инде 28 ел багышлады. Ул үзенең юлын "Казан ГТС" та инженер булып эшли башлады. 2001 елдан 2019 елга кадәр ул «Таттелеком» компаниясендә җитәкче урыннарда эшли, соңрак Әлмәттә зона элемтә узелына җитәкчелек итә. ТР Цифрлар министрлык командасына Альберт Валерьевич 2019 елның ноябрендә кушылды.
Күпьеллык хезмәте һәм тармак үсешенә керткән өлеше өчен Альберт Яковлев Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасына, Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына, шулай ук «Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.