Өч ай эчендә республика халкы «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша балаларны мәктәпкә язу өчен 40,8 меңнән артык электрон гариза җибәргән. Июньнең соңгы атнасында гына да ата-аналар меңгә якын гариза тутырган. Беренче сыйныфка кабул итү апрельдә башланды һәм ата-аналар актив рәвештә онлайн гариза бирүләрен дәвам итәләр.
Татарстанлылар ешрак Питрәч районының «Алгоритм» лицеена гариза бирә, анда 546 гариза җибәргәннәр. Лидерлар бишлегендә шулай ук:
Казандагы «Перспектива» 186 нчы лицее — 390 гариза.
Казандагы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия — 383 гариза.
Яр Чаллыдагы 62 нче мәгариф үзәге - 349 гариза.
Чаллыдагы 42 нче профильле лицей - 338 гариза.
Мәктәпләр гаризаларны кабул итү тәртибендә карый. Исегезгә төшерәбез, 30 июньгә кадәр учреждениеләр ташламага ия булучылардан һәм балаларын прописка адресы буенча теркәүче гаиләләрдән гаризалар кабул итә. Шуннан 6 июльдән барлык теләүчеләр гариза бирә алачак, әмма калган буш урыннарга гына.
Баланы теләгән мәктәпкә язып өлгерү өчен, сылтама буенча күчегез.
Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларындагы эш нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеген һәм уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.