2026 елның 20 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда республиканың 1000 сайлау участогында 2000 камералы видеокүзәтү системасы оештырырга планлаштырыла. Бу хакта «Ростелеком» ның Татарстандагы филиалы директоры Павел Гонцов ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде. Барлык җиһазлар лабораториядә тикшерү узган инде.
Очрашуда шулай ук компаниянең 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды. Төп проектлар арасында:
Мәктәпләр куркынычсызлыгы. 202 мәктәптә 3500дән артык яңа камера урнаштырылган. Тулаем республика буенча компания 7000 җайланмага хезмәт күрсәтә. Бу контрольне көчәйтергә һәм искергән җиһазларны (камералар, регистраторлар, мониторлар) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдимнәре нигезендә алыштырырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, локаль видеокүзәтүне болытлы саклагычка күчерү мөмкинлеге барлыкка килде.
БДИда элемтәне киметү системалары. Махсус җиһазлар челтәрен 8 көндә җәелдерделәр. 86 объектта 258 аппаратура комплекты имтиханнар вакытында чыбыксыз сигналларны тулысынча блоклый.
Иннополиста элемтәне резервлау. Компания белгечләре 8,5 км җепселле-оптик линия салганнар һәм элемтә каналларын йөз процент резервлау булдырганнар.
Цифрлы тигезсезлекне бетерү. Компания республиканың 274 торак пунктында 4G/LTE стандарты база станцияләрен тоташтырды. Авылларны тикшерү эшләре дәвам итә.