ЯФ чорында ничек яшәргә һәм эшләргә: Казанда «ТАТАР САН»ның дүртенче конференциясе узачак

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

Дүртенче еллык «ТАТАР САН» ИТ-конференциясе 2026 елның 26-27 июнендә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Чараның төп темасы ясалма фәһемне гамәли куллану булачак: икътисадны, җәмгыятьне һәм һөнәри практиканы үзгәртү өчен технологияләрдән ничек калышмаска һәм аларны көндәлек эшкә нәтиҗәле гамәлгә кертергә.

Конференциягә сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Оештыручылар 1000нән артык катнашучыны көтә: программа эшләүчеләрне, ML-инженерларны, архитекторларны, дизайнерларны, техник белгечлекләр студентларын һәм заманча технологияләр белән эшләүчеләрне һәм индустриянең кая таба хәрәкәт итүен аңларга теләүчеләрне.

Конференциянең хедлайнерлары: Владимир Пирожков (Сбер дизайн лабораториясе директоры, Citroën һәм Toyota да эшләгән, космик корабль һәм Олимпия факелы дизайнын эшләгән) һәм Вячеслав Дубынин (нейрофизиолог, МДУ профессоры һәм Россиядә фәнне популярлаштыручыларның иң танылганнарыннан берсе).

Эшлекле программадан соң катнашучыларны афтерпати көтә, анда спикерлар һәм хезмәттәшләр белән аралашу дәвам итәрчәк, идеяләр турында фикер алышып һәм яңа һөнәри танышулар табып булачак. Кичнең музыкаль хедлайнеры КАССЕТА булачак - заманча Россия сәхнәсенең танылган башкаручыларының берсе.

"ИТ-тармак бүген төрле профильдәге белгечләрне берләштерә: уйлап табучылардан һәм инженерлардан алып аналитикларга һәм цифрлы проектлар җитәкчеләренә кадәр. Узган ел "ТАТАР САН" конференциясенә 1 600дән артык кеше җыелган иде. Быел бу чара кабат тармак вәкилләре эшлекле багланышлар белән алмаша, индустриянең төп мәсьәләләре турында фикер алыша һәм хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр таба алачак мәйданчык булачак. Конференциянең мөһим өлеше "Королева кода" хакатоны булачак, ул Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык программалар эшләүче хатын-кызларны берләштерәчәк. Катнашучылар Татарстан компанияләренең реаль бурычларына алыначаклар һәм 500 000 сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк", — диде Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин.

Хакатонга теркәлү 2026 елның 22 июненә кадәр рәсми сайтта алып барыла. Гариза биргәннән соң катнашучыларга тест биреме киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк. 

Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» һәм Сбер.

Конференцияне уздыру "Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" илкүләм проектының стратегик максатларына җавап бирә. Илкүләм проект икътисадка ясалма фәһемне бөтен җирдә гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International