Татарстанның тагын 48 авылында элемтә челтәрен киңәйткәннәр

2026 елның 19 июне, җомга

Республиканың тагын 15 мең кече авылы кешесе сыйфатлы элемтә һәм тизйөрешле интернетка ия булды. 2026 елның беренче яртыеллыгында LTE челтәре Татарстанның 27 районының 48 торак пунктында эшли башлады. Челтәрне җәелдергәндә МТС операторы шул исәптән үзебезнең ИРТЕЙ җиһазларын да кулланган.

Һәр торак пунктта уртача 300ләп кеше яши. Аларның иң аз санлысында, Әлмәт районының Болгар-2 авылында, 100 гә якын татарстанлы яши. Иң зурысы - Баулы районының Исергәп авылында 1000нән артык кеше яши.

"Без цифрлы тигезсезлекне бетерү программасында актив катнашабыз һәм бу юнәлешне хуплаучы элемтә операторларына рәхмәтлебез. Бу системалы һәм мөһим эш. Ел ахырына кадәр без аны дәвам итәчәкбез, һәм тагын 79 кече авыл халкы тавыш элемтәсенә һәм мобиль интернетка ия булачак", - дип сөйләде Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International