Казан укучылары «Цифрлы ликбез» проекты дәресендә мошенникларны ничек танырга икәнен белделәр

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Казанның 86нчы мәктәбендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты дәресе узды. Дәрес телефон караклыгына багышланган иде һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелде.

«Цифрлы ликбез» - балалар һәм өлкәннәр өчен программа, ул цифрлы грамоталылыкны арттырырга һәм интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотарга өйрәнергә ярдәм итә. Аны оештыручылар - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» АКБО. Проект мультипликацион роликлар сериясен һәм укытучылар өчен методик материалларны үз эченә ала.

"Ел башыннан Татарстан мәктәпләрендә шундый 57 дәрес үткәрелде инде. Укучылар кызыксынуын күрәбез, дәресләр һәрвакыт кызыклы уза, балалар актив рәвештә фикер алышуга кушыла. Уку елы ахырына якынлаша, һәм ел дәвамында без зур эш башкардык һәм мондый дәресләр чыннан да балаларга цифрлы мохиттә үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә, дип ышанып әйтергә була", – дип саный Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.

Алтынчы сыйныф укучылары өчен дәресне «Ростелеком» ГАҖнең Татарстандагы филиалы матбугат сәркатибе Татьяна Алексеева үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International