Татарстаннан информатика укытучылары ЯФ программасы кысаларында укый башладылар

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында информатика укытучылары өчен квалификация яхшырту программасы башланды. Бу ясалма фәһем үсешенең 2030 елга кадәр исәпләнгән масштаблы программасының төп юнәлешләренең берсе. Укуларны республикада барлык 623 информатика укытучысы узачак.

Квалификацияне яхшырту программасы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «21 нче мәктәп», Казан федераль университеты һәм Иннополис Университеты тарафыннан эшләнгән. Дәресләрдә укытучылар GigaChat нейрочелтәре, «ГосПромпт» сервисы һәм башка инструментлар белән эшләргә өйрәнәчәк.

Инде хәзер үк укытучылар ЯФ-түгәрәкләрен алып баруга гариза бирә алачак. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы 239 укытучы 1 сентябрьдән Татарстанның 100 мәктәбендә түгәрәкләр алып барачак. ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов укытучыларга уңышлар теләде һәм барлык теләүчеләрне ЯФ-түгәрәкләр алып баруга гариза бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International