«Казан Экспо» ХКҮндә «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум»XVII халыкара икътисади форумының эшлекле программасының беренче көне дәвам итә. Форумда Татарстан Республикасы цифрлы командасы оештырган эшлекле сессияләр уза.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының «ИТ карарларны экспортлау һәм цифрлы партнерлыкны үстерү» секциясендә катнашучылар Россия компанияләренең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) партнерлары белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Бүген республикада 3,5 меңнән артык ИТ-компания һәм 42 мең белгеч эшли. Бу потенциал Россия бизнесы өчен дә, чит ил бизнесы өчен дә проектлар булдырырга мөмкинлек бирә. Бүген «Казанфорум» кысаларында беренче мәртәбә ИТ-зона ачылды, анда бөтен Россия компанияләре үз проектларын күрсәтә һәм халыкара партнерлар белән яңа багланышлар төзи ала.
Иннополис мэры вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Илдар Хуҗҗәтов шәһәрдә сынала торган ИТ-проектлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Иннополис, илнең цифрлы трансформациясе лидерларының берсе буларак, республиканың инновацион карарларын сынау мәйданчыгына әйләнде.
БГӘ икътисад һәм туризм министры урынбасары Абдулла Әхмәт әл Салех уңышлы партнерлык үрнәге — уртак ИТ-парклар китерде. Аның сүзләренчә, БГӘдә инде тулысынча яки өлешчә россиялеләр нигез салган 30 меңнән артык компания теркәлгән.
ИХО Мәгълүмат департаменты директоры Тарек Ладжал Ислам дөньясы илләренең кайсы өлкәләрдә уртак проектлар көтүен ачыклады: авыл хуҗалыгы, Су ресурслары белән идарә итү, мәгариф һәм киберкуркынычсызлык.