Казанда «РОБОКАЗАН» турниры ачылды – яшь инженерлар һәм уйлап табучылар өчен яңа мәйданчык

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Радио һәм элемтә көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта робот техникасы һәм технологик эшкуарлык буенча «РОБОКАЗАН» беренче ачык турниры старт алды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина һәм ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсәнов чыгыш ясады. Чараны алып барырга роitree G1 робот-алып баручысы ярдәм итте - ул залны сәламләде һәм кунакларны игълан итте.

Турнир ике меңнән артык катнашучыны һәм тамашачыны җыячак, ә приз фонды (300 мең сум) ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар арасында бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International