Татарстан Республикасыннан «Destructor – zver» командасы «КРАШИЛОВО» мини-роботлар ярышы буенча бөтенроссия турнирында бронза медален яуладылар. Ярышлар Санкт-Петербургта узды, анда авырлыгы 1,5 килограммнан артмаган роботлары булган 8 яшьтән башлап инженерлар катнашты.
Һәр робот аренага үз коралы белән чыкты. Судьялар көрәшне өч күрсәткеч буенча бәяләде:
Җиңүчеләрне баллар суммасы буенча билгеләделәр. Республикадан турнирда берьюлы өч команда катнашты: Destructor – brazer, Destructor – dabl һәм Destructor – zver.