15нче эш төркеме Татарстанда «Госзадание 2.0» нең ничек гамәлгә кертелүе турында фикер алышты

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген, 28 апрельдә, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 15 нче ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Институтлар вәкилләре «Госзадание 2.0» проектындагы тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов катнашты.

«Госзадание 2.0» проекты 2025 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясе тарафыннан эшләтеп җибәрелгән. Элек галимнәр эшләр өчен темаларны үзләре сайлаганнар. Хәзер фәнни тикшеренүләр юнәлешләре сәнәгать, сәламәтлек саклау һәм ИТ-тармак ихтыяҗлары белән билгеләнә. Һәрбер фәнни эш Фәннәр Академиясендә экспертиза уза.

Гамәли оптика институты һәм Туполев ис. КНИТУ-КАИ проектта катнашу тәҗрибәсе турында сөйләделәр һәм Программаны тармакларның конкрет бурычларына туры китереп төзүләрен күрсәттеләр.

Эшче төркемдә катнашучылар шулай ук «Госзадание 2.0» проекты кысаларында вузлар һәм предприятиеләр очраткан кыенлыклар, гамәлдәге чикләүләр һәм финанслау турында фикер алыштылар.

15 нче эшче төркем цифрлаштыру һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча аны Айдар Метшин җитәкли. Эшче төркемнең бурычларына компанияләргә һәм стартапларга ярдәм итү, Татарстанның криптоиндустриядә эксперименталь режимда катнашуы һәм республикага IT-белгечләрне җәлеп итү керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International