Татарстан халкына киләчәктә шәһәрләре нинди булачагын сайлау өчен ай ярым вакыт калды. Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов Министрлар Кабинетында узган брифингта 2027 елда яңартылачак парклар, урамнар һәм яр буйлары өчен ничек тавыш бирергә кирәклеге турында сөйләде.
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирү алтынчы мәртәбә уза, ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә башкарылачак. Программага кызыксыну даими үсә: 2025 елда 416 меңнән артык татарстанлы тавыш бирүдә катнашкан, ә 5 ел эчендә халыкның объектларны сайлауга җәлеп ителүе 2,5 тапкырга арткан.
Быел исемлеккә республиканың 45 муниципалитетында 178 иҗтимагый киңлек керде. Бер атна эчендә тавыш бирүдә 130 меңнән артык татарстанлы катнашкан.
Тавыш бирү сайтта мөмкин.
Моны ничек эшләргә:
1. Дәүләт хезмәтендә авторизция узарга. Әгәр сезнең хисап язмагыз юк икән, «Теркәлергә» ноктасына басыгыз.
2. Авторизациядән соң «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» бүлегенә керегез һәм «Тавыш бирергә» ноктасына басыгыз.
3. Муниципалитетыгызны сайлагыз.
4. Төзекләндерү проектлары белән танышыгыз.
5. Ошаган объектны сайлагыз һәм «Тавыш бирергә» ноктасына басыгыз. Шуннан соң сезнең тавышыгыз исәпкә алынган дигән хәбәр чыгачак.
Шулай ук волонтерлар ярдәмендә тавыш бирү мөмкин, аларны проект символикасы төшерелгән күк-зәңгәр футболкалардан җиңел танып була. «Госуслуги.Волонтер» кушымтасы аша алар мөмкин булган барлык территорияләрне күрсәтәчәк һәм сайларга ярдәм итәчәк.
Федераль программа буенча Татарстанда бөтен гаилә белән ял итәргә мөмкин булган дистәләгән яңартылган зоналар төзелде: Серов урамындагы инклюзив бульвар, Чистайда Каманың «Наречье» шәһәр яр буе, Әлмәттә шәһәр сусаклагычы, Алабугада Шишкин буалары һәм башкалар.