Билайн Татарстанның 100 дача бистәсендә һәм СНТда 4G элемтәсен яхшыртты

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Дача сезоны алдыннан Билайн мобиль операторы республиканың 100 бакча ширкәтендә һәм коттедж бистәләрендә 4G челтәренең куәтен арттырды. Хәзер хәтта җәй көне челтәргә йөкләнеш берничә тапкырга арткан урыннарда да, СНТ халкы һәм дачниклар һәрвакыт элемтәдә кала һәм цифрлы сервислардан файдалана алачак.

Эшләр өч төп юнәлешкә кагылды:

- Казан һәм шәһәр яны. 4G өслеген коттедж бистәләрендә («Corner Garden», «ВамДом Нагорный») һәм «50 лет Победы», «Родник», «Восход-1», «Рассвет», «Ромашка», «Солнечный», «Дубок» һәм башка эре бакча ширкәтләрендә яхшыртканнар.

- Кама аръягы. Тукай, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарының СНТларда («Транспортник», «Кузнечный», «Наратлы» һ.б.) элемтә җайланмаларын яңартканнар, ә Яр Чаллыдагы дача поселокларында («Бережок», «Энергетик», «Виктория» һ. б.) челтәрнең өслеген киңәйткәннәр.

- Татарстанның башка районнары. Челтәрнең куәте Лаеш, Зеленодольск һәм Питрәч районнарындагы бакча ширкәтләрендә артты.

"Бүген смартфон - аралашу, маркетплейсларда шопинг яки онлайн төзелеш материалларына заказ бирү өчен корал гына түгел. Без нейрочелтәрләрдән актив файдаланабыз, болыт сервислары аша эшлибез һәм участокта акыллы йорт белән идарә итәбез. Барлык бу бурычлар өчен 4G челтәренең тотрыклы эшләве мөһим, без аны шул исәптән дача төзелеше зоналарында да үстерәбез", - дип сөйләде Билайнның Казан бүлеге директоры Әнвәр Шахмаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International