Татарстан халкы өчтән бер өлешкә күбрәк телефоннан аралаша башлады. «МегаФон» операторы мәгълүматлары буенча, 2025 елның мартында ук бер кеше аена уртача 4 сәгать 49 минут телефоннан сөйләшкән. Быел сөйләшүнең уртача вакыты 6 сәгать 20 минут тәшкил итте.
Шул ук вакытта Татарстанда шәһәр халкы авыл халкына караганда телефон аша ешрак аралаша. Алар аена уртача 6 сәгать 41 минут сөйләшәләр. Авыл халкына исә 6 сәгать 19 минут кирәк. Шәһәрләр арасында Нурлат, Болгар һәм Буа алда бара, авыллар арасында Буа районында — Яңа Тинчәле, Чүпрәле районында - Шеланга һәм Иске Кәкерле.
Татарстанлыларның иң яраткан әңгәмәдәшләре Самара өлкәсе, Мәскәү, Башкортстан, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия кешеләре булды. Чит ил юнәлешләреннән 2026 елда топта Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Беларуссия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар иде.
"Без республикада аралашу сценарийларының ни дәрәҗәдә төрле булуын күрәбез. Һәр абонент -Нурлатта да, Шеланга кебек зур булмаган авылларда да — үзенә файдалы хезмәтләрне алсын өчен, без интеграцияләнгән нейрочелтәрле үз платформабызны кулланабыз", — дип сөйләде Татарстандагы Мегафон директоры Валерий Борунов.
Фотоны МегаФон операторы матбугат хезмәте тәкъдим итте.