Катнашучыларны робот техникасы һәм технологик эшкуарлык буенча «РОБОКАЗАН» ачык турнирына теркәү башланды. Гаилә фестивале 7 майда, Радио һәм элемтә көнендә, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак.
Сайтта теркәлегез һәм безнең белән бергә мавыктыргыч робототехника дөньясына чумыгыз!
Бүген Россия роботлаштыру тыгызлыгы буенча ТОП-50дән читтә урын алып тора. РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2030 елга ил ТОП-25кә керергә тиеш, моның өчен 100 меңнән артык робот кирәк.
Тармакның төп проблемаларының берсе – кадрларга ихтыяҗ. Авито.Работа һәм Иннополис Университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, компанияләрнең 43% ы автоматлаштыру буенча инженерлар, 41% ы — конструкторлар, 31% ы — роботлар программалаштыручылары җитми.
Мәктәптән башлап системалы эш алып барырга кирәк. Моның өчен ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк робот техникасы буенча «РОБОКАЗАН» яңа ачык турниры оештырачак. Ул 2 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк. Приз фонды – 300 мең сумнан артык. Ул фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары арасында бүленәчәк.
ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов журналистларга ачык фестивальләрнең инженерларның яңа буынын тәрбияләргә һәм технологик эшкуарлыкта беренче адымнарын ясарга ярдәм итәчәге турында сөйләде.