«Татарстан почтасы» бер ел эчендә республикада 55 млн хат тапшырган

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

2025 елда «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе хезмәткәрләре 55 млн хат һәм 16 млн газетана таратканнар. Бу хакта идарә җитәкчесе Илнур Мәхмүтов ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.

«Татарстан почтасы» - «Россия Почтасы» филиалы, анда Татарстанда яшәүче 6,2 мең кеше эшли. Республикада 1,1 меңнән артык почта элемтәсе объекты эшли, шуларның 872се авыл җирлегендә урнашкан. 2025 елда Идарә «Россия Почтасы» АҖнең ел командасы премиясенә номинацияләнгән иде.

Эшчәнлекнең төп юнәлешләре:

- Почта һәм социаль хезмәтләр. Хатлар һәм счетлар тарату: 55 млн хат, 16 млн басма һәм 263 мең пенсия.

- Логистик хезмәтләр. 1 млн посылка һәм склад хезмәтләре өчен 14 млн мөрәҗәгать китерү.

- Коммерцияле йөк ташу. Татарстан почтасы Россия буенча эчке чартер рейсларын һәм Азиядән халыкара авиаташуларны башкара. Ай саен 22 самолет Казан аэропортына һәм 8 самолет Бигешкә (Түбән Кама) төшә. 2025 елның маеннан Чжэнчжоу – Бигеш маршруты буенча 28 чартер рейсы башкарылган.
2025 елның ноябреннән Кытайның Хуньчунь шәһәреннән Белый Раст (Мәскәү өлкәсе) шәһәренә даими тимер юл рейсы эшли башлады. 2026 елда Хуньчуньнан Татарстанның Тукай районындагы «Бер пояс һәм бер юл» терминалына кадәр яңа поезд җибәрү планлаштырыла. Юлда 13 көн чамасы вакыт булачак.

Ozon белән проект. 2025 елның октябрендә Россия Почтасы Казан логистик үзәгендә OZON җибәрелмәләрен кабул итү һәм эшкәртү башланды. Маркетплейстан посылкалар Казанга, Яшел Үзәнгә, Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә, Уфага һәм Самарага җибәрелә. Көн саен Казан логистика үзәгенә 735 меңнән артык посылка килә. Проект авыл җирендә 400 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде. 2026 елда тагын 400 урын тапшырырга планлаштыралар.

2025 елда почта элемтәсенең 30 авыл бүлекчәсе яңартылды. Быел аларның саны сизелерлек артачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International