«Казан Экспо» да XX Россия венчур форумының икенче көне ахырына якынлаша. Ул Россиядә венчур инвестицияләре һәм технологик эшмәкәрлек өлкәсендә иң эре вакыйгага әверелде. Форум стартапларга үзләре турында белдерергә һәм булачак партнерлар белән танышырга, ә инвесторларга яңа перспектив проектлар табарга мөмкинлек бирә. Форумга кызыксыну арта бара: чарага 20дән артык илдән 6 меңнән артык катнашучы җыелды. Форумның төп темасы "Технологик лидерлык-киләчәккә инвестицияләр" булды.
"Татарстан венчур үсеше башкаласына әверелде. Нәкъ менә ул бу юнәлештә яңа идеяләр бирә", - дип сөйләде Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко чараны ачу тантанасында.
Татарстанның цифрлы командасы XX Россия венчур форумы программасында катнашты.
- ИТ-парк резидентлары стартаплар күргәзмәсендә 10 эшләнмәне тәкъдим иттеләр. Проектларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары бәяләде.
Стартаплар арасында: T-Doc телемедицина платформасы, юристлар өчен хокук фонды эшлекле челтәре, хезмәткәрләрнең хәлен мониторинглау өчен «Фокус 24» системасы, мөселманнарның танышу өчен кушымта Zawajy һәм башкалар.
- ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов «Киләчәк финтех: мәгариф, инвестицияләр һәм яңа финанс чынбарлыгында инклюзия» сессиясендә чыгыш ясады.
Ул регионның технологик экосистемасы үсешен, шул исәптән ИТ-парклар инфраструктурасын, ит-чишелешләрне экспортлау тәҗрибәсен һәм Казанда AAOIFI халыкара үзәген эшләтеп җибәрүне билгеләп үтте, шулай ук Sahih Invest, HalalCard һәм Ranks кебек финтех-проектларның уңышлы мисалларын китерде.